erid:2VtzquqpS7d
Мәктәп, бакчаларда эшләүчеләрнең волейбол буенча зона ярышлары бара
Арча яңалыклары

Мәктәп, бакчаларда эшләүчеләрнең волейбол буенча зона ярышлары бара

Кәче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина хәбәр итә.

- Мәктәбебездә Арча районының мәгариф учреждениеләре башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышы булып үтте, - дип сөйләде Эльмира ханым. -  Ярышларда Кәче мәктәбе, Сикертән мәктәбе, район мәгариф идарәсе, Иске Чүриле  мәктәбе командалары катнашты.  Көчле уеннан соң командалар түбәндәге урыннарны яулады:
1 урын - Кәче төп гомуми белем мәктәбе
2 урын - Сикертән төп гомуми белем  мәктәбе
3 урын - Мәгариф идарәсе
 Жиңүчеләрне котлыйбыз!       Котлауларга без дә кушылабыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев