Малайларның үз җыр ансамбле бар
Бүген район мәдәният йортында Әфганистанда хәрби хезмәт үткән ветераннар белән очрашу булды.
Ветераннарга бик матур концерт күрсәттеләр. Концерт номерлары берсеннән берсе яхшы булды. Арча сәнгать мәктәбеннән малайлардан торган "Орлята" җыр ансамбле чыгышын тыңлаган юк иде әле. Яратып тыңладык. Башлангыч сыйныф малайлары хәрби киемнәрдән патриотик темага җырладылар. Шәп чыкты! Патриотик теманы алыштыра гына күрмәсеннәр. Аларга бу тема бик килешеп тора. Җитәкчеләре Альбина Фатыйхова. Менә кемнәр ул оста җырлаучы малайлар. Гатауллин Камил, Назимуллин Самат, Шакиров Булат, Төхфәтуллин Раяз, Әмирҗанов Тимур, Әхмәтҗанов Рамил, Вильданов Эмиль, Кәлимуллин Камил, Кәлимуллин Кәрим. Молодцы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев