erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мамадышка бардылар

Профсоюз оешмасы әгьзалары тәҗҗрибә туплый һәм Татарстан районнары белән таныша.

Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Мамадышка тәҗрибә уртаклашырга, сәяхәткә баруны оештырды. Башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, ветеран педагоглар Мамадышта тарихи урыннарда, туган як музеенда, балалар бакчасында һәм лицейда булдылар.Нократ елгасы буенда урнашкан Мамадыш шәһәрендә карарлык һәм өйрәнерлек нәрсәләр күп иде.Мамадыш урамнары буйлап йөргәндә тарихи биналарның күплегенә игътибар иттек. Сәүдәгәрләр әлеге җирлекне  яратканнар. Шәһәрдә 1785 елда төзелгән корылма бар. Андый архитектура биналары бик аз, тагын шундый берәү Санкт-Петербургта гына сакланып калган. Урамнарда биек агачлар үсеп утыра. Каеннар күбрәк. Мамадыш шәһәренең һавасы да ошады безгә. Шулай хозурлана-хозурлана үзәктә урнашкан Совет урамы буйлап йөрдек.  Казанның Бауман урамын хәтерләтә ул. Машиналар йөрми, җәяүлеләр генә. Аның бер башында чиркәү булса, икенче башында мәчет балкып тора. Мамадышны гел Париж белән бәйләп сөйләргә яраталар, шунлыктан күрәсең, монда Эйфель манарасының кечкенә вариантын эшләп куйганнар. Шушы Совет урамында бөтен илгә билгеле чаналар фестивале уза. Бу Совет урамы  тарихи сәүдәгәрләр йортлары белән күркәм.Совет урамы калкулыкта урнашкан, монннан Нократ елгасына һәм якындагы урманнарга бик матур манзара ачыла. 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре