erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәнфәгатьләр конфликты. Нәрсә ул?

Арча муниципаль районында хезмәт (вазыйфа) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча бердәм комиссия төзелгән.

Ул нинди максатта эшләнгән һәм комиссия составына кемнәр керә? Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина җавап бирде.
– Хезмәт (вазыйфа) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча бердәм комиссия муниципаль хезмәткәрләрнең чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу турындагы таләпләрне, шулай ук гамәлдәге законнарда билгеләнгән бурычларны үтәүне тәэмин итү максатында төзелгән. Комиссия составына муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләмәүче затлар – иҗтимагый оешмалар, урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре, профсоюз оешмалары, Иҗтимагый совет, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кертелгән.
– Мәнфәгатьләр конфликты нәрсә ул? 
– Мәнфәгатьләр конфликты ул вазыйфаи затның шәхси кызыксынуының вазыйфа (хезмәт) бурычларын тиешле, объектив һәм гадел үтәвенә йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган хәл. Шәхси кызыксыну дип акча, башка милек, милек характерындагы хезмәтләр, башкарылган эш нәтиҗәләре, вазыйфаи зат яки аның туганнары тарафыннан нинди дә булса файда (өстенлек) алу мөмкинлеге санала. Закон нигезендә муниципаль хезмәткәр мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең теләсә нинди мөмкинлеген булдырмау буенча чаралар күрергә тиеш. 
– Комиссия эше нәрсәдән гыйбарәт? Ул нинди закон нигезендә эш алып бара?
– Комиссия үз эшен федераль һәм төбәк законнары нигезендә алып бара. Мөһим юнәлешләренең берсе – комиссия эшчәнлеген көйләүче норматив-хокукый базаны актуаль хәлдә тоту. Коррупцияне профилактикалау өлкәсендәге законнар камилләштерелә, бу яңа законнар кабул итү яки гамәлдәге хокукый актларга үзгәрешләр кертү кирәклегенә китерә. Комиссия турындагы нигезләмәне гамәлдәге законнарга туры китерү, комиссия составын яңартып тору буенча даими эш алып барыла, шулай ук коррупцияне кисәтү өлкәсендә норматив-хокукый актлар кабул ителә, аларны төгәл һәм тотрыклы үтәү муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның бурычы.
– Мәнфәгатьләр конфликты туу очраклары булдымы? Комиссия тарафыннан нинди чара күрелде?
– Узган ел комиссиянең 13 утырышы үткәрелде. Аларда  җирле үзидарә органында муниципаль хезмәт вазыйфасын биләп тә коммерцияле яки коммерцияле булмаган оешмада эшләргә ризалык биргән, муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң ике ел узганчы башка оешмага эшкә урнашырга ниятләгән 14 гражданга, башка төр түләүле эш башкарганда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турындагы таләпләрне үтәүне тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәлә буенча 9 хезмәткәргә, 2020, 2021 елларда муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында дөрес булмаган һәм тулы булмаган мәгълүматлар бирү буенча коррупциягә каршы тору өлкәсендәге закон бозуларны бетерү турындагы Арча районы прокуратурасы күрсәтмәсен бозу буенча 5 хезмәткәргә карата мөрәҗәгатьләр каралды, 2 хезмәткәргә карата мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килү мөмкинлеге тууы турында белдерелде.
Комиссия эшчәнлеген оештыруның тагын бер мөһим мәсьәләсе – аның  мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итү. Шул максаттан Арча муниципаль районы рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә, “Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия” кушымтасында комиссия төзү, шәхси состав, утырышлар, норматив-хокукый актлар, комиссиянең эш планы, комиссиягә җибәрелгән бланклар, гаризалар (хәбәрнамәләр, мөрәҗәгатьләр) формалары турында мәгълүмат урнаштырылган.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X