erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Медицинада ни хәлләр?

ТРның Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында “Сәламәтлек саклау“ илкүләм проектын тормышка ашыру буенча журналистлар белән очрашу булды.

Журналистлар алдында ТРның Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, министрлыкның штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким, министрлыкның штаттан тыш баш белгеч-онкологы Эдуард Нагуманов, Яр Чаллыда “Ашыгыч ярдәм хастаханәсе” баш табибы Марат Мөхәмәдиев чыгыш ясадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Илкүләм проект кысаларында 2012 елдан 2023 елга кадәрге чорда республикада 705 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелгән. 51 табиб-лар амбулаториясе салынган. Шул исәптән безнең Арча станциясендә бер табиблар амбулаториясе сафка басты. Быел 26 ФАП төзү планлаштырыла. Бу турыда министр Марсель Миңнуллин әйтеп үтте. 
Узган ел илкүләм проект кысаларында 117 объект төзелгән, 27 медицина учреждениесе ныклап төзекләндерелгән. Ә быелга планда – тагын 29 медицина учреждениесен яңарту һәм 105 объект төзү каралган.  

Поликлиника һәм хастаханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча да зур планнар тормышка ашырыла. Быел узган елга караганда дүрт тапкырга күбрәк сәламәтлек саклау объектлары яңа җиһазлар алачак.
“2023 елда республикада үлем очраклары Идел буе федераль округында иң түбәне булды, – дип хәбәр итте министр Марсель Миңнуллин. – Һәр 1000 кешегә 10,7 очрак. Россиядә 19нчы урында, ә Санкт-Петербург бездән соң 20нче урында”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган ел кеше гомере озынлыгы 75,38 ел булган. Шулай ук бу күрсәткеч фараз ителгәннән (75,25 ел) югарырак. Кеше гомере озынлыгы буенча да без Идел буе федераль округында беренче урында торабыз. Россиядә 12нче урында. Бу турыда шулай ук министр әйтеп үтте.

Кадрларга социаль ярдәм турында да сөйләшенде. Медицина хезмәткәрләре эшләгән чорга һәм арендага торак белән тәэмин ителәләр. Шәхси йорт төзү өчен җир участоклары бирелә. Торакны арендалаган очракта чыгымнарга компенсация түләнә. Ташламалы ипотека кредиты белән тәэмин ителәләр. Хезмәт хакына ай саен өстәмә түләнә. Торакка урнашканда бер тапкыр акчалата түләү каралган. Табибларның квалификациясе  өчен өстәмә акчалар арткан.

Шулай ук кызыклы сан: узган ел эштән төрле сәбәпләр (пенсия, күчеп китү һ.б) аркасында 2409 табиб киткән, 2833 табиб килгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X