erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Мәет" көтмәгәндә уянган

46 яшьлек Глэдис Родригес де Дуарте яманшеш белән авырган. 11 апрель көнне аны югары кан басымы белән хастаханәгә алып баралар. Ике сәгатьтән аның ире белән кызына үлүе турында хәбәр итәләр.

Үлеме турында сертификат әзерлиләр, клиника хезмәткәрләре аны мәетләр өчен тәгаенләнгән капчыкка салып күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнә торган бюрога озата.

Бюро иясе “мәет”нең селкенгәнен сизеп кала. Тиз арада хатынны кире хастаханәгә илтәләр һәм аны үлгән дип нәтиҗә биргән табибны эшенә салкын мөнәсәбәттә гаеплиләр. “Ул авыруны үле дип уйлап, реанимация чаралары күрмәгән, - дип бәян иткән Глэдисның кызы. – Без ул клиникага ышанып, әнине анда җибәрдек”.

Әлеге вакытта тикшерү эше башланган.

Былтыр Һиндстанда шундый хәл булган иде: Орисса штатында бер ирне күмгәндә ул башын борган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор : Әсәдуллина Эльвира

Чыганак: lenta.ru

Фото: Sandra Duarte

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/K-tm-g-nd--m-et-uyangan-222637/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X