erid:2VtzquqpS7d
Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан балалар хыялы турында видеоролик урнаштырды
Арча яңалыклары

Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан балалар хыялы турында видеоролик урнаштырды

ТР Президенты республика халкын Юрий Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулу белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә галәм турында хыялланучы кечкенә малайга багышланган видеоролик урнаштырып, республика халкын Космонавтика көне белән тәбрик итте.

«Бүген кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына — 60 ел! Бәйрәм белән!», — дип язган ул видеоролик астына.

https://www.instagram.com/rusminnikhanov/?utm_source=ig_embed
Әлеге видеоролик үсеп килүче яшь буынны рухландыруны максат итеп куя: хыяллар йолдызларга юл ача.

Быел кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел тула. 1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» корабында «Байконур» космодромыннан кузгалып китә һәм дөньяда беренче тапкыр Җирне әйләнеп чыга. Очыш 108 минут дәвам итә.

 https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/12-04-2021/mi-nehanov-avyl-hezm-tch-nn-ren-sente-m-orlyklar-alu-chen-10-mln-sum-b-lep-birde-5818989


Арча хәбәрләре

Нет комментариев