erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы Арча районында булды

Яшьләр белән очрашу шәһәр стадионында узды.

Республика көне алдыннан районыбызга “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы килде. Махсус автобус Арча стадионында туктады. Марафонны оештыручылар белән районның эшләүче яшьләре очрашты. Башта оештыручылар федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде. Яшьләрнең һәркайсының Татарстан Республикасы Яшьләр парламентының яңа составына керү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте алар.

Шулай ук «Мин.Син.Татарстан» очрашуы кысаларында арчалар республикабыз турында кызыклы сорауларга җавап бирде, интеллектуаль ярышлар, команда уеннарында катнашты, районның киләчәге турында үз фикерләрен белдерде. Чара башында барлык катнашучылар анкеталар тутырды, алар нигезендә районның яшь кадрларының гомуми картинасы төзеләчәк. Уеннар барышында оештыручылардагы күтәренке кәеф катнашучыларга да күчте, алар, кызыксынып, һәр бәйгедә катнашты.

Алда арчаларны командаара ярышла көтә иде. Икенче бәйгедә алар тизлеккә Татарстан турында сорауларга җавап бирде. Сораулар авыр булмаса да, кызыклы иде. Аларга җавап бирү өчен белемнәрне генә түгел, тапкырлык һәм зирәклекне дә эшкә җигәргә туры килде. Мәсәлән, бу өлкәләрнең кайсы артык: Ульяновск өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Иркутск өлкәсе? Ульяновск өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы Татарстан Республикасы белән чиктәш, шуңа күрә Иркутск өлкәсе артык. Татарстан флагы төсләре, тарих, истәлекле урыннар, милли ризыклар – сорауларның тематикасы төрле һәм кызыклы иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче өлештә катнашучылар район үсеше картасын тутырдылар. Өч минут эчендә аларга районда нәрсәне яхшыртырга теләүләрен күрсәтергә кирәк иде. Ахырда һәр команда үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Заманча балалар мәйданчыклары, мәктәпләргә капиталь ремонт, шәһәр халкы өчен туристик проект, милли аяк киеме җитештерүне торгызу, махсус хәрби операция геройларына багышланган аллея, ат спорты белән шөгыльләнү өчен ипподром, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, яшьләрнең ялын оештыру – тәкъдимнәр һәм идеяләр төрле иде. Аларның кайберләре оештыручыларда да кызыксыну уятты. Алар буенча катнашучыларны проектлар эшләргә һәм республикада гамәлгә ашырыла торган грант бәйгеләрендә канашырга чакырды.

Ахырда марафонда катнашучыларның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Исегезгә төшерәбез, яшьләр автобусы “Мин. Син. Татарстан” республика районнарында 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр эшли. Ул республиканың 20 районында булып чыгачак. Очрашуларның максаты – яшьләрнең гражданлык активлыгын арттыру һәм 2024 елда узачак сайлаулар турында мәгълүмат бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев