erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Минтимер Шәймиев: Республика флагы уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булып тора

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты командасы эшчәнлеген югары бәяләде.

Татарстан Республикасы флагы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булды. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында белдерде.

«Чыннан да, флаг ышанычлы кулларга тапшырылды. Хәзерге вакытта республика флагының уңышлы һәм игелекле эшләр байрагына әйләнүен генә өстәр идем», - диде ул.

Элегрәк, республика Президенты вазифасыннан китеп, Минтимер Шәймиев үзен һәрвакыт хыялланган эшенә — «Яңарыш» Республика фонды, полилингваль белем бирү үсешенә багышлау мөмкинлегенә ия булды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев