erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мишустин: югары уку йортларына гаризаны 20 июньнән дистанцион рәвештә бирергә мөмкин

БДИ нәтиҗәләреннән башка югары уку йортына керү өчен гаризаларны 20 июньнән бирергә мөмкин булачак, шул исәптән дистанцион рәвештә дә, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин.

"Бу елның тагын бер үзенчәлеге - мәктәпне тәмамлаучыларга 20 июньнән үк вузларга керү өчен гариза бирү мөмкинлеге, моны читтән торып та эшләргә мөмкин булачак, ә БДИ тапшырганнан соң нәтиҗәңне күрсәтергә мөмкин", - диде Мишустин Коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы Координацион совет президиумы утырышында. 

Ул искәрткәнчә, быел дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм БДИ бүленә. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының барысы да имтиханнар тапшырмыйча аттестат алачак. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында укуын дәвам итәргә теләүчеләр анда аттестат нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. Югары белем алырга теләгән чыгарылыш укучылары БДИ тапшыра ала - моның өчен 736 меңнән артык укучы теркәлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"29 һәм 30 июньдә сынау имтиханы узачак. Без балалар катнашыннан башка, системаның ни дәрәҗәдә техник яктан җайга салынуын тикшерәчәкбез. Төп имтихан чоры 3 июльдән 23 июльгә кадәр узачак. 24 һәм 25 июль резерв көннәр. Моннан тыш, җитди сәбәпләр аркасында июльдә БДИ тапшыра алмаган укучылар өчен августта имтиханнар бирү мөмкинлеге булачак", - диде премьер.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X