erid:2VtzquqpS7d
Мәктәптәге ял лагерьларының бүген соңгы көне
Арча яңалыклары

Мәктәптәге ял лагерьларының бүген соңгы көне

Кай арада 7 көн үтеп китте?!

Башланды! дип сөенеп язган гына идек. Инде менә бүген мәктәпләрдә оештырылган лагерьлар эшләрен төгәлләделәр. Балалар күчтәнәчләрен күтәреп сөенешеп кайттылар. Безнекеләр Арчаның В.Ф.Ежков ис.1нче мәптәптә оештырылган лагерьга йөрделәр. Иртәнге 8дән сәгать 2гз кадәр. Өч тапкыр ашаттылар. Иртәләре гимнастикадан башланды. Аннан төрле уеннар, спорт ярышлары... ЮХИДИдан да килделәр. Сабантуй көне дә үткәрделәр. Кыскасы, балалар теләп йөрде. Күңелсез булса, барасылары килмәс иде...

Рәхмәт лагерьда эшләгән укытучыларга, тәм-томнар пешергән пешекчеләргә! Инде хәзер укырга!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев