erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мондый эшләр бергә һәм бердәм булганда гына тормышка ашырыла ала

Барыбыз бергә барысын да булдырабыз

15 июнь көнне Арча сәнгать мәктәбе каршында чын мәгънәсендә игелекле чара булды. Районыбызның ярдәмгә мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләре бер урынга җыелган иде.

Мәрхәмәтлек

Гөлнур Миннебаева

Республикабыз әледән әле мохтаҗ гаиләләргә ярдәм максатыннан төрле чаралар уздырып тора. Шундыйларның берсе – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәмендә ТРның “Гаилә канаты астында” оешмасы тарафыннан  уздырылган “Барыбыз бергә барысын да  булдырабыз һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!” проекты.

Ул авыр тормыш хәлендә калган гаи-ләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югарыда әйтелгән проект быел март аеннан старт алды. Әлеге проект кысаларында Казан шәһәрендә һәм  Арча районында зур эшләр алып барылды. Ай саен ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән осталык дәресләре һәм өйрәтүләр уздырылды. Кул эшләре, психология, йога, фитнес, бию, дөрес туклану буенча белгечләр эшләде.

Бу проектны районыбызда тормышка ашыручы -  “Гаилә канаты астында” оешмасының филиал җитәкчесе Зилә Мортазина. Проект районның мәрхәмәтлек үзәге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф һәм мәдәният идарәсе белән берлектә тормышка ашырылды. Дәресләр барышында һәр өлкә кайсы яктан булса да ярдәм кулы сузды. Белгечләр балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эш алып барды. “Әлеге дәресләр бик файдалы булды. Мәсәлән, психолог балалар белән “Үртәвечләр” дигән темага дәрес үткәрде, аның барышында балалар бер-берсенә ышанырга өйрәнделәр. Алар үз хис-тойгыларын контрольдә тота, башка балаларның җитешсезлекләренә карата сизгерлек күрсәтә алдылар. Бию дәресләрендә парлап биеделәр. Шулай итеп дуслык мөнәсәбәтен ныгыттык. Һәм шундый мисаллар шактый”, – дип уртаклашты Зилә Азат кызы.

Сәнгать мәктәбе каршында узган чара әлеге проектның йомгаклау өлеше иде. Биредә балалар әкият геройлары белән төрле уеннар уйнады, әниләре белән җырлап-биеп күңел ачты, концерт номерлары карады. ТРның  “Гаилә канаты астында” оешмасы президенты Изольда Жуйкова, ТР Иҗтимагый палата эксперты Алсу Хәбибуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина да кайткан иде. Проект кысаларында Арча районында алып барылган эшләрне югары бәяләп, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде алар. Балаларга истәлекле бүләкләр бирделәр. Ә район мәрхәмәтлек үзәге гаиләләргә азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Мондый эшләр бергә һәм бердәм булганда гына тормышка ашырыла ала. Барыбыз бергә барысын да булдырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре