Реклама
Арча яңалыклары
Мопед алыргамы-юкмы? Уйла!
Район Советының утырышлар залында балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды.
Утырышны комиссия рәисе Эльвира Вафина алып барды. Балаларның хәвеф-хәтәрсез юлларда йөрүләре, сәламәт тормыш рәвеше алып барулары, ут белән шаяруга юл куймыйча исән-имин үсүләре турында сүз барды.
Иң башта район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Энҗе Усманова чыгыш ясады. Ул җәмәгать урыннарында, урамнарда, паркларда видеокүзәтүләр системасы эшләве турында сөйләде. Без ул видеокамераларны Казансу паркында да күрәбез. Видеокүзәтүләр, әлбәттә, тәртипсезлекләрне, урлашу һ.б. җәмәгать тәртибен, хокук бозуларны ачарга ярдәм итә.
“Менә әле күптән түгел Арчада Б. Урманче урамында берәүнең велосипедын урладылар, – дип сөйләде инспектор. – Видеодан велосипедны салып киткән машинаның номеры күренде, нәтиҗәдә урлау фаш ителде”.
Видеокамераларны зур кибетләр янына да куярга кирәк, дигән тәкъдимне әйтте инспектор. Кибетләрдә урлашулар булырга мөмкин, әйбер урлаган кешенең кибеттән чыгып нинди машинага утырып киткәнен видеодан күрергә була.
Районның 107нче янгын-коткару часте җитәкчесе урынбасары Тәлгать Сабиров:
“Ел саен янгыннар балалар шаяруыннан килеп чыкмый калмый, – дип сөйләде. – Әти-әниләргә балаларына даими рәвештә аңлату эшләре алып барырга кирәк. Елга уртача Россиядә 1246 янгын балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыга. Татарстанда быел балаларның ут белән шаяруыннан 6 янгын чыкты, Арчада – юк. Әти-әниләргә шырпы, зажигалкаларны ерак яшерергә кирәк. Балаларны ялгызларын өйдә калдырырга ярамый. Әгәр дә берәр йомыш белән өйдән чыгып китәргә кирәк була икән, кечкенәләрне һичшиксез зур балалар яки өлкәннәр белән калдыру киңәш ителә”.
Ә балаларга ут белән шаярырга ярамаганлыкны бакча яшеннән төрле чаралар оештырып аңлата башлыйлар. МЧС, янгын часте хезмәткәрләре үзләре бакчаларга, мәктәпләргә килеп аңлатсалар (бу шулай эшләнә дә) нәтиҗәлерәк, диделәр. Телефоннар, аларны электр белән тәэмин итү җайланмалары белән сак эш итү турында да әйтелде.
“Телефоннарны төнгә зарядкага куеп калдырырга ярамый, – дип кисәтте белгеч. – Розеткаларны карап торырга кирәк. Кайбер гаиләләрдә, бигрәк тә күп балалы, розеткаларның селкенеп тору күренеше бар. Бу бик хәтәр”.
Телефонны зарядкадан алгач, зарядканы электрга тоташтырган килеш калдырырга ярамый. Электрга тоташтырган килеш телефоннан файдалану шулай ук хәтәр. Өйләргә, төтенне сизеп алып, янгыннарны белгертүче приборлар куярга кирәклеге турында да искә төшерелде. Бик әһәмиятле чара, әмма аңа игътибар җитеп бетми. Яшерен-батырын түгел, элек янгын булса, кеше чиләк, су күтәреп чаба иде, хәзер телефоннарын тотып йөгерәләр. Янгынны төшереп, социаль челтәрләргә куярга. Замана үзгәрә...
Районның ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Алмаз Әһлиуллин юлларда балаларның хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен тәэмин итү буенча район мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә төрле чаралар үткәрүләре хакында сөйләде. Әмма юлларда төрле хәтәрлекләр булып тора. Быел 16 яшькәчә 28 балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен “Тукта – синең тормышың куркыныч астында!” дигән карточкалар тутырылган. Быелның 8 аенда балалар белән булган дүрт юл-транспорт очрагы теркәлгән. Машина йөртүче гаебе белән ике юл-транспорт очрагы булган, нәтиҗәдә ике пассажир бала зыян күрә. Җәяүле бала белән бер юл-транспорт очрагы теркәлгән, балага зыян килгән. Велосипедта барган бала белән бер юл-транспорт очрагы була, бала имгәнүләр ала. Юлда йөрү кагыйдәләрен бала белеп торырга тиеш. Велосипед, скутер, мопед, квадроцикллар – балаларның яраткан хәрәкәт чаралары. Бу транспорт чараларына утырганчы иң элек бала кагыйдәләрне өйрәнергә тиеш. Әти-әниләр дә уйлансын иде: скутер, мопед яки башка транспорт чарасын алыргамы-юкмы?!
Районның “Форпост” җитәкчесе Илназ Зәйнуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова районда балаларның иминлеген тәэмин итү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча нинди чаралар үткәрелүе хакында сөйләделәр. Балаларның исән-имин, тәртипле, әти-әнисенә игелекле, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре һәрбарчабыз өчен куаныч. Тырышырга кирәк инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев