Мошенниклар тик тормый
Күптән түгел мошенниклыкның “Госуслуги” белән бәйле яңа төре барлыкка килде.
Аңа эләккән кешеләр акчасыз гына түгел, ә тораксыз да калырга мөмкиннәр. Яңа мошенниклык схемасы болайрак корылган. Сезгә шалтыраталар, Үзәк дәүләт архивы хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм сезнең исемгә документлар әзер дип хәбәр итәләр.
Шул ук вакытта сезгә исемегез, әтиегезнең исеме белән мөрәҗәгать итәләр, башка мәгълуматлар, йорт адресыгыз, электрон почта яки туган елыгыз, көнегезне дә әйтергә мөмкиннәр.
Шунысы да бар, күп кешедә болар шик тудырмый да, транспорт компанияләрендә һ.б. очракларда шундый юл белән эш итәләр. Шуннан соң Үзәк дәүләт архивыннан дип “Госуслуги” аша СМС хәбәр җибәрәләр һәм бары тик әле генә алынган дүрт санны әйтергә кушалар.
Ә чынбарлыкта ничек килеп чыга соң? Җинаятьчеләр үзләре сайлап алган кешенең телефон номерын, электрон почтасын һ.б. мәгълуматларны табып алалар. Шуннан соң “Госуслуги” порталына кереп, “забыл пароль” функциясен сайлыйлар, булачак корбанның телефон номерын кертәләр. Шуннан архив хезмәткәре булып шалтыраталар һәм дөреслеккә охшаш итеп сорауның үтәлеше турында сөйлиләр. “Клиент” инде әзер булгач “восстановить доступ” кнопкасына басалар һәм кешегә телефон аша “код восстановления и учетной записи ****. Не сообщайте никому” дигән хәбәр җибәрәләр. Аннан-моннан шикләнмәгән кеше дүрт санны әйтә һәм мошенниклар аның “Госуслуги”дагы профиленә керәләр.
Менә шуннан соң инде корбан булган кеше исеменнән теләсә нинди, шул исәптән фатир мәсьәләсендә дә килешү төзи алалар.
Шуңа күрә белмәгән кешеләр шалтыратып нәрсә генә вәгъдә итсә дә – ышанмагыз!
Күп очракта андый шалтыратулар артында мошенниклар тора. Сезнең аккаунтлар ватылса, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.
Сезнең дәүләт хезмәтләренә башка кеше керү турындагы хәбәр алсагыз, аларга керә алмасагыз күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мошенниклар кредит рәсмиләштерергә, башка операцияләр башкарырга өлгермәсен өчен моны тиз арада эшләгез.
Рәис Каюмов,
район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев