erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Муниципаль хезмәткә алуның үз тәртибе бар

Коррупциягә каршы

2007 елның 2 мартындагы “Россия Федерациясенең муниципаль хезмәте турында“гы 25 номерлы Федераль закон нигезендә, муниципаль хезмәт – гражданның хезмәт килешүе (контракт) төзү юлы белән муниципаль хезмәт вазыйфаларына алына һәм даими нигездә башкарыла торган һөнәри эшчәнлеге.

Бүгенге көндә Арча муниципаль районында, муниципаль хезмәт вазыйфаларының расланган реестры нигезендә, муниципаль хезмәтнең 111 вазыйфасы билгеләнгән.
Муниципаль хезмәткә керү тәртибе 25 номерлы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексы, шулай ук Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы кагыйдәләр белән көйләнә.Муниципаль хезмәткә керү юлларын шартлы рәвештә  өч төркемгә бүләргә мөмкин.

Беренчесе – хезмәт законнары нигезендә хезмәт килешүе шартларында вазыйфага билгеләнү.

Икенчесе – муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасына конкурс нәтиҗәләре  буенча билгеләнү.
25нче номерлы Федераль закон нигезендә, муниципаль хезмәт вазыйфасына дәгъва итүче белән хезмәт килешүе төзелгәнче конкурс уздырылырга мөмкин, аның барышында дәгъва итүченең һөнәри дәрәҗәсе, квалификация таләпләренә туры килүе бәяләнә. Конкурс барышында тест уздырыла, вазыйфа белән бәйле законнарны һәм нормаларны белүләре тикшерелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче юл – муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасына кадрлар резервыннан билгеләү. Кадр-лар резервы бушаган вакантлы урынга тиз арада билгеләү өчен квалификацияле кешеләр ресурсы запасы ул.

Муниципаль хезмәткә 18 яше тулган, Россия Федерациясе дәүләт телләрен белгән һәм квалификация таләпләренә җавап биргән, Федераль законда күрсәтелгән  чикләүләре булмаган гражданнар керә ала.

Әгәр гражданин суд тарафыннан эшкә яраксыз яки чикләнгән эшкә яраклы дип табылса, РФ дәүләт телен белмәсә, муниципаль хезмәткә  керүгә комачаулый торган авыруы булса, чит ил гражданлыгы булса (РФ законы билгеләгән очраклардан тыш), РФ гражданы булмаса, саклана торган  мәгълүматларга рөхсәт бирә торган процедураны үтүдән баш тартса, контроль астындагы яки буйсына торган хезмәткәрләр белән туганлыкта (ата-анасы, ире яки хатыны, балалары, туганнары һ.б.) булса, керемнәре һәм милке турында ялган мәгълүматлар бирсә, суд тарафыннан хөкем ителсә, 18 яшьтән яшьрәк яки 65 яшьтән өлкәнрәк булса, муниципаль хезмәткә билгеләнә алмый.

Эльвина Салихова,
Арча район Советының кадрлар секторы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев