erid:2VtzquqpS7d
Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турнирында Арча көрәшчеләре икенче урында
Арча яңалыклары

Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турнирында Арча көрәшчеләре икенче урында

Афәрин, егетләр!

14 февральдә Казанда Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турнирында безнең район командасы унынчы урынны алды. Шундый мәртәбәле бәйгедә беренче унлыкка керү әйбәт күрсәткеч.

Ә менә Динияр Моратов (85 кг.га кадәр) һәм Рәлиф Сәләхетдинов (80 г.га кадәр) үз авырлыкларында икенче урыннарны яуладылар.

Динияр Урта Аты авылында туып-үскән, беренче тренеры Таһир Лотфуллин. Көрәш буенча ике тапкыр – дөнья, өч тапкыр – Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы! Хәзерге вакытта Арча педагогика көллиятендә 4нче курста укый.

Рәлиф Сәләхетдинов Иске Иябаш авылында туган. 6 сыйныфтан Арчаның 6 номерлы урта мәктәбендә укый. “Физкультура укытучым да, тренерым да Фәнил Һидиятуллин булды“, – ди ул. Хәзер спорт мәктәбендә Илшат Идиятовта шөгыльләнә. Үз эшен булдырган, шәхси эшмәкәр.

 


Нет комментариев