Гомәр Бәширов иҗаты
Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда татар әдәбиятының йөзек кашы, Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан салмак уку кичәсе узды. Чара барышында «Әни» хикәясе һәм «Көзге ачы җилләрдә» повестеннән өзекләр яңгырады. Кичәгә килгән кунаклар язучының тормыш юлы, иҗаты турында истәлекләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
Бу турыда безгә музей хезмәткәре Гөлүсә Хазиева хәбәр итте.
Фотолар музей архивыннан
Нет комментариев