erid:2VtzquqpS7d
Наласа авылында үткән көрәш ярышында кемнәр иганәчелек итте?
Арча яңалыклары

Наласа авылында үткән көрәш ярышында кемнәр иганәчелек итте?

Бу кызыклы!

Наласа авылында мәәктәп укучылары-көрәшчеләр  арасында үткән ярышлар "Игенче" агрофирмасы генераль директоры Нәсимә Хатибулдина призына үткәрелде. Ярышта җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышта катнашкан бер генә бала да призсыз калмады. Һәм һәркайсы кайнар ризык белән тәэмин ителде. 
5 нче урыннарны бүләкләү өчен  Наласа авылыннан Илнар Галиуллин иганәчелек итте.   
Моннан тыш Наласаның авыл яшьләре җиңүчеләр арасында лотерея уйнату өчен 1 велосипед һәм тәкә  алганнар. Велосипед  Наласа мәктәбенең 1-2 нче урын алган көрәшчеләре арасында, ә тәкә ярышта үз үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшчеләр арасында уйнатылды.
Велосипед Наласадан Шаһиев Ризванга эләкте.
Тәкә Ахунов Самирга (АСОШ №6) насыйп булды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев