erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласада мобиль поликлиника эшли

Халык бик канәгать, җайлы, диләр.

Казанның МКДЦ мобиль табиблар бригадасы Арча районында быелның 9 гыйнварыннан 15 мартка кадәр эшләячәк. Бу турыда безгә бригада җитәкчесе, табиб-невролог  Ринат Рөстәм улы Хаҗибәков әйтте.  Бригада Яңа Кенәр, Шушмабаш, Үрнәк участокларында халыкны кабул иткән. Менә хәзер - Наласада. Без алар янына Наласада халыкны кабул иткәндә булдык. 22 февральдә. Алар Наласада дүрт көн эшләделәр. Бу аларның Наласада соңгы көне иде. Тирә-яктагы авыллардан да килделәр. Чиратта - Арча станциясе һәм Иске Чүриле участоклары. Арча станциясендә дүшәмбе көн 26 февральдә кабул итә башлаячаклар. Бу бригада йөрәк-кан юллары авыруларына хезмәт күрсәтә. Авырулар участок табибы, авыллардагы фельдшерлар күрсәтмәсе белән киләләр. Биредә аларны кардиолог, невролог карый, йөрәккә УЗИ үткәрәләр, тиешле  дәваны билгелиләр, кайбер авыруларны МКДЦга юллыйлар һ.б. Невролог Ринат Рөстәмовичтан хәтерне яхшырту турында киңәшләр дә сорадык. "Шигырьне яттан өйрәнеп сөйләргә", - диде ул. Йөрәк-кан юллары авырулары булмасын өчен күнегүләр ясарга, җәяү йөрергә кирәклеген әйтте. Умыртка баганасына күнегүләр кирәклегенә басым ясады. Адәм баласы ике аякта йөри. Умыртка баганасына көч килә. Ул көчне тарату өчен күнегүләр кирәк. Мобиль поликлиникага килүчеләр бик канәгать. Каядыр барып, мәшәкатьләнеп йөрисе юк, бик җайлы, диләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре