erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Ничек борчылмаска, ул бит минем бердәнберем. Бер атна хәбәре юк...»

Арчада яшәүче Илнур Яруллинга сораулар бик күп килә. Кайберләре үзәкләрне өзәрлек.

– Илнур, матурым, син Марсельне табарга булыш әле, үтенеп сорыйм.
– Апа, борчылмагыз, элемтәгә чыгар.
– Ничек борчылмаска, ул бит минем бердәнберем. Бер атна хәбәре юк.
– Төрле вакыт була, апа.
– Миңа бер сүз кирәк – ул сулыймы?

Мин әфганчы, бүгенге көндә үзенең бик күп вакытын махсус хәрби операция барган зонадагы солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышлаган Илнур Яруллинның ватсабтагы төркемен карап барам. Ике төркем булдырган ул. Арчадан гына түгел, республиканың барлык районнарыннан кешеләр утыра аларда. Хәбәрләрне укыган саен Илнурга ихтирамым көннән-көн арта. Бу төркемгә админ үзе генә яза ала, әмма Илнур Гомәрович шәхсән үзенә килгән хәбәрләрне, сорауларны, аларга җавапларны җиткереп тора. Аларны укып йөрәк сыкрый, күңел елый. Ярдәм оештырган, үзеннән зур ярдәм күрсәткән бу изге күңелле кешегә карата рәхмәт сүзләре белән сугарылган алар. Аналар балалары, хатыннар ирләре язмышы белән кызыксынганнары аеруча аяныч.

– Махсус хәрби операция башланганга тиздән ике ел була. Бу вакыт эчендә без баш әйләндерерлек уңышларны да, иске позицияләрдән чигенүләрне дә күзәттек. Төркемдә утыручыларның күбесен Сватово-Купянск юнәлешендәге хәл кызыксындыра, – дип яза Илнур Яруллин. –  Купянск шәһәре Купянск районының административ үзәге. Харьков өлкәсенең зур тимер юл узелы. Бу шәһәрнең мөһимлеге шунда, ул Харьковтан һәм Белгород өлкәсе чигеннән 80 километр ераклыкта урнашкан. Шуннан даими рәвештә Белгородны утка тоталар. Купянскины азат итү  кискен борылыш булачак. Моны аңлап Украина фронтның башка участокларыннан да яңа көчләр җибәрә. Югалтулары да бик зур. Кызганыч, алар безнең якта да бар. Сугыш кайчан бетә? Бу сорауны ишеткән саен йөрәгем ярылырдай була. Моннан 250 ел элек бөек полководец Суворовның “соңгы солдатны күммичә сугыш бетми”, – дигән сүзләре искә төшә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы юнәлештәге яртысына якыны татарстанлылардан торучы хәрби часть командирлары 10-15 мобиль мунча ясауда, тасма пилорамасы алу мөмкинлеген табуда, москит челтәрләре әзерләүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге частьның танк батальоны Казан танк училищесын тәмамлаган, махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов исемен йөртә. Анда шулай ук безнен якташларыбыз, әфганчы егетләребез Фоат Абдуллин белән Васил Садиров та хезмәт итә.

– Мобиль мунчалар ясау һәм илтеп бирү буенча тәҗрибәбез бар, дәвам итәчәкбез, – дип яза Илнур Яруллин. –  Бу максатта 600 мең сум үз акчамны кулландым.  Үземнең “Газель” фермер машинасын зурайтып, көчәйтеп, ай саен 1,5 тонна йөк урынына 3,5-4 тонна исемле посылкалар, гуманитар ярдәм алып барабыз. Районнан гына түгел, бөтен республикадан иптәшләрем булышты һәм булыша. Аеруча зур рәхмәтне Даниял Фәсәхиевка (“РМЗ”), Фәнис Гарәфиевка (“Металл” ширкәте), Марат Шакировка (“Дионис” оешмасы), Марат Нигъмәтуллинга (“ГазСервис” ширкәте), Илдар Йосыфҗанов, Фаяз Әхмәдуллинга, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм башка игелекле кешеләргә җиткерәсем килә.
20 гыйнварга кадәр әлеге хәрби частька ун мобиль мунча (барлык кирәкле әйберләре белән берсе берсе 40-50 мең сум тора) һәм тасма пилорамасы (бәясе 250 мең сум тирәсе) җибәрергә планлаштыралар. Февральдә исә Сватово  юнәлешендә хәрбиләр өчен прицеплы һәм “ГАЗ-66 машинасында күчмә мунча әзерләп, илтеп бирергә уйлыйлар. Шулай ук махсус хәрби операция барган зонада һәлак булганнар истәлегенә “Запорожец” машиналары ярышы оештыру да планнарында бар.

– Үз исемемә бик күп рәхмәт сүзләре ишетәм. “Бөтен сорауларга дөрес җавап биреп барасыз. Ниһаять, шундый төркемне таптык”, – диләр. Узган ел Сватовода, нигездә Татарстаннан мобилизацияләнеп киткән якташларыбыз хезмәт иткән частьларда булдым да, шуларга ярдәм оештырырга карар кылдым. 2023 елда иптәшләрем белән күп тапкыр шул якка мобиль мунчалар, башка гуманитар ярдәмнәр илттек. Хәрби частьлар командирлары, госпитальләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар белән элемтә урнаштырдым. Хәбәрсез югалганнарны эзләүне, һәлак булганнарны туган якларына алып кайтуны оештыруга да алындым. Әмма ул бер ялгызым гына башкара торган эш түгел. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Фаяз Әхмәдуллин, Ринат Зарипов, Рафис Гарипов, Данил Яруллин, Илдар Закиров, Ирек Хөрмәтовка зур рәхмәт. Алар белән бергә махсус хәрби операция зонасына бардык. Арча, Балтач, Мамадыш, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара районнары волонтерларына да рәхмәтемне җиткерәм. Аеруча Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева, Гөлнур Гайнуллина, Марс Гайнуллин, Вагыйзә Әгъләмованы һәм Казаннан Антониданы, Сабадан Энҗе Гатауллинаны, Биектаудан Чулпан Галәветдинованы, Марина Кулакованы, Теләчедән Илдар Закировны билгеләп үтәсем килә. Беләм, бу авыр вакытта күп кешедә бәйрәм кайгысы булмады. Әмма 2024 ел һәрберебезгә бәхет һәм иминлек, илебезгә тынычлык алып килсен. Улларын югалткан аналарның, тол калган хатыннарның, әтисез үсәргә мәҗбүр булган балаларның чын күңелдән кайгыларын уртаклашам. Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев