Өч яклы килешүгә кул куелды
Бүген район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең киңәшмәсе булды
Киңәшмә район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы арасындагы килешүнең 2024 елда ничек үтәлешенә багышланды.
Җитәкчеләр, башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре хисап тоттылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов 2024-2026 елларда үзара хезмәттәшлек итү килешүенә кул куйдылар. Ахырдан профсоюз тормышында актив башлангыч профсоюз оешмасы рәисләренә, профсоюз әгъзаларына бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев