erid:2VtzquqpS7d
Өч дистәгә якын яңа авыручыларның дүртесе хастаханәгә салынган
Арча яңалыклары

Өч дистәгә якын яңа авыручыларның дүртесе хастаханәгә салынган

Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 29 очрагы ачыкланган.

Авыручыларның 25е өй шартларында дәвалана, калганнары хастаханәгә салынган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

18 очрак - Казанда, өчесе — Саба районында, Чаллыда, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган. 

Татарстанда барлыгы 6308 кеше коронавирус инфекциясе белән авырды, 5128 кеше терелде.  


Нет комментариев