Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Ока» машинасы юлдан читкә чыккан һәм яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, кичә кичке җиделәр тирәсендә М7 трассасында - Кама урман хуҗалыгы (Мамадыш районы) янында юл һәлакәте булган.


«Ока» автомобиленә исерек хәлдә утырган 62 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткән һәм машинага ут капкан.
Урынга килгән коткаручылар автомобильне сүндергән, төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны хастаханәгә озатканнар.
Нет комментариев