Күңелле үтте
Арча мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы булды. Ун көн дәвамында өлкәннәр өчен чаралар оештырсалар, бу көнне алар үзләре сәхнәне гөрләтте. Берсеннән берсе матур чыгышлар көчле алкышлар яулады.
Бу көнне актив өлкәннәрне дә бүләкләделәр. Иң-иңнәренә район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Ә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм әзерләүдә иң актив катнашучыларга "Көмеш волонтер" исеме бирелде.
Нет комментариев