Арча хәбәрләре
"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы
Рус
Тат
Без социаль челтәрләрдә
ОК
Twitter
Twitter
ВК
Дзен
Youtube
ВК
МАКС
Баш бит
Редакция
Безнең тарих
Реклама в Арске
Элемтә
Рус
Тат
Баш бит
Редакция
Безнең тарих
Реклама в Арске
Элемтә
ОК
Twitter
Twitter
ВК
Дзен
Youtube
ВК
МАКС
Арча яңалыклары
Җомга бураныннан соң ике атна үтте... (ВИДЕО)
2 февраль 2024 - 19:42
Автор:
автор
1633
Әле эш күп.
Арчаның "Жилкобытсервис" ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов) механизаторлары, шоферлары әле һаман да Арчаның буран хикмәтләрен - урам юлларын, мәйданчыкларны кардан, читкә өеп куйган кар өемнәреннән чистарталар. Җитмәсә көннәре җылы тора. Бу исә юлларда кар боткасы ясый, диләр юлчылар. Тагын юлчыларга мәшәкать. Өстән йомшак кар яаып тора.
Җомга көн котырган буранга бүген ике атна булды. Ә ул үз артыннан хикмәтләрне ясап калдырды. Мондый карлы каты буранның күптән булганы юк иде дип сөйләштеләр. Иң кыены кар көрәүчеләргә, юлларны, мәйданчыкларны кардан чистартучыларга эләкте. Бу уңайдан халык телендә йөргән бер мәзәк искә төште. "Яратам буранны, - дип капка төбендә хыялланып йөргән хатынына ачуы килеп ире: "Сыртыңа салырмын көрәк белән. Карын көрәү бер җәфа бит аның", - дип көрәк белән хатынына кизәнә. Кар көрәүнең нәрсә икәнен яхшы белзбез. Бүген без урам юлларын, мәйданчыкларны кардан чистарту белән мәшгуль булган техникада эшләүче "Жилкомбытсервис" ширкәте ир-егетләренең хәлен белдек. Арчада Сызгановлар урамында "Амкадор"да эшләүче Рафаэль Зиннәтовтан: "Мондый буран булганы бар идеме әле?", - дип сорагач, ул янәшәдә генә көрәк белән кар көрәүче хезмәттәше Наилгә дәште. Ә Наил: "Мин бу буранга сөендем. Ул миңа балачакны хәтерләтте. Безнең балачакта шундый кар-бураннар була иде", - диде. Берәүләр сөенә, икенчеләр көенә... Бар дөнья кар белән тулды. Халыкта техника күп. Күпләр тормышны машинасыз күз алдына китерә алмый. Баланы бакчага, мәктәпкә алып барасы, эшкә барасы бар... "Жилкомбытсервис"ның 16 техникасы бу эш белән мәшгуль. 12 ел погрузчикта эшләүче Айрат Бәйрәмов: "Мондый буранны хәтерләмим, - диде. - Бөтен җирдә кар. Урамнар, юллар кардан ачылып бетсә дә, әле эш күп. Кайтып кергән юк". Юлларда тыз-быз машиналар йөреп тора, машиналарны, кешеләрне бәрдермичә, асфальт юлны, юл кырыендагы бордюрларны ватмыйча зур техникалар белән эшләргә кирәк. Таңнан торып кичке караңгыга кадәр. Шуның өстенә, безнең янга кар өймәгез, дип кычкырып торучылар бар. Эшләре җиңел түгел. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Арча хәбәрләре
Поделитесь с друзьями
Нет комментариев
Показать все комментарии
0
0
Ответить
Показать ответы
Отправить
Документлар
Төрле темалар
Без МАХта
Подписаться
...
02 февраль 2024, 19:42
1633
0
0
02 февраль 2024, 19:42
1633
0
0
02 февраль 2024, 19:42
1633
0
0
Нет комментариев