Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды
Арчада район башлыгының чыршы бәйрәмнәре башланып китте
Район мәдәният йорты, укучылар сарае, һәм мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре сәламлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. 200дән артык бала яңа елның тәмле бүләкләрен алып, онытылмаслык тәэсирләр белән кайтып китте.
Нәни дусларны ишек төбеннән үк яраткан әкият геройлары каршы алды, түрдәрәк Кыш бабай белән Кар кызы көтеп тора иде. Аларга шигырьләр сөйләп, матур итеп бизәлгән фотозоналарда истәлек фотолары ясадылар. Теләгән бала битләренә рәсемнәр ясатты, теләкләр чыршысына хыяллары турында язып элде.
Фойеда балалар, бәйрәм чыршысы тирәли уеннар уйнап, матур җырлар башкардылар, әкият геройларына кушылып биеделәр. Алга таба һәркем тамаша залына үтте. Бәйрәм концерты Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның балаларга булган видеомөрәҗәгате белән башланып китте. Ул тамашачылар белән үзенең яшь вакытта кыш бабай булып уйнаган вакытлары, яңа ел бәйрәмен бик көтеп алуы, кечкенә булганда мандаринны яңа ел бәйрәмнәрендә генә ашавы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Матур теләкләрен әйтеп, алдагы елга башкарыласы эшләр турында да сөйләде. «Киләсе елда районыбыз өчен зур эшләр көтелә. Яшьләр үзәге ачылачак, футбол манежы, яңа спорт залы булачак, шәһәр үзәгендә яңа парк эшләнәчәк, кайбер мәктәпләр төзекләндереләчәк. Планлаштырылган эшләр күп. Бары тырышып эшләргә генә кирәк», – диде район башлыгы.
Балалар «Шүрәле, оныт әле, былтыргы үпкәләрне» дип аталган мавыктыргыч тамаша карады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Арча балалар сәнгать мәктәбендә һәм укучылар сараенда шөгыльләнүче малайлар-кызлар катнашында җырлы-биюле әкият әзерләнгән иде. Шүрәленең бераз ялгышуы аркасында хәйләкәр Убырлы карчыклар, ялагай Песи, урманда яшәүче Кәҗә белән Сарык, башкалардан калышмаска тырышып йөрүче Су анасы әздән генә Кыш бабайның капчыгына хуҗа булмый калдылар. Кызыклы сюжет югары дәрәҗәдә башкарылган биюләр, бәйрәм рухын арттыручы җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев