Оператив штабның чираттагы утырышы булды
Аны район башлыгы, штаб җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.
25 ноябрьдә Арча муниципаль районында коронавирус авыруын профилактикалау һәм таралуына контроль чараларын тормышка ашыру буенча оператив штабның чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы, штаб җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.
Арча үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Сабирова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Гайнетдинов, “Арча АТПсы” ширкәте директоры Рүзәл Гәрәев, “Идарәче компания” ширкәте директоры Илдус Әһлиев, район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галимуллина коронавирус авыруын профилактикалау һәм таралу куркынычын булдырмау чараларының үтәлеше турында мәгълүмат бирделәр.
Утырышта авыруның таралуына юл куймау юнәлешендә эшне тагын да көчәйтүгә юнәлдерелгән карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев