erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Оренбургның тозлы күлләре кайчан ачыла?

Гомумән алганда, өлкәдә 5701 коронавирус инфекциясе теркәлде.

Оренбургның тозлы күлләре ким дигәндә 2 августка кадәр ябык калачак. Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер коронавирус таралу куркынычы аркасында изоляция режимын 2 августка кадәр озайтырга булды. Санаторийлар һәм пансионатлар эшен тыю шул ук вакытка озайтылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Тоз-Түбәдә яшәүчеләр, гражданнар җыелышын оештырып, Россия Президентына һәм өлкә губернаторына мөрәҗәгать иттеләр. Алар курорт зоналарын ачуны сорадылар, чөнки күпчелек табыш туристлар белән бәйле. Туристик бизнес алып баручылар, кунакханә тәкъдим итүчеләр арасында татар эшкуарлары да шактый күп районда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән алганда, өлкәдә 5701 коронавирус инфекциясе теркәлде, шул исәптән 115е соңгы тәүлектә (21 июльгә). Көн дә авыручылар саны 110нан артып бара. Күрше Башкортостан, Татарстан республикалары белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X