erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Осталыкка сынау

Осталыкка сынау

26 майда Хәлим Гарипов крестьян-фермер хуҗалыгы базасында район сукачылар ярышы узды.

Ярыш шартлары буенча комиссия әгъзалары башта трактор һәм сабаннарның төзеклеген, механизаторларның тиешле документлары булуын тикшереп чыктылар. Аннан соң тракторчылар җир сөрү осталыгын күрсәттеләр.

Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урынны “Казанка” ширкәтеннән Ингел Шәрипов яулады. Аңа тәкә бүләк иттеләр.

“Кырлай” ширкәтеннән Айрат Габделхаков – икенче, “Игенче” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов өченче урында.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев