erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өзлексез 9нчы майга кадәр ял итәргә?

Дәүләт Думасы ни дияр?

2023 елның 1-9 маен озын ял көннәре итү турындагы канун проекты Дәүләт Думасына кертелде.

"Яңа кешеләр" («Новые люди») партиясе Яңа ел бәйрәмнәрен кыскарту һәм майдагы ял көннәрен озайту турында канун проектын кертте.

"Яңа кешеләр" («Новые люди») май бәйрәмнәрен 1 майдан 9 майга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Фракция депутатлары Алексей Нечаев, Владислав Даванков, Сангаджи Тарбаев, Анна Скрозникова, Антон Ткачев һәм Георгий Арапов тиешле канун проектын Дәүләт Думасына кертте, дип хәбәр итә РБК басмасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Кешеләрне мыскыл итүдән туктарга кирәк. Хәзер 29 апрельдән 1 майга кадәр ял көннәре гамәлдә. Аннары дүрт көнгә эшкә чыгабыз һәм кире дачаларга таралабыз. Эшмәкәрләрдән сорагыз әле, бу көннәр нәтиҗәлеме? Ә бит эш турында беркем дә уйламый! Гади хезмәткәрләрдән башлап җитәкчелеккә кадәр, - дип белдерде фракция җитәкчесенең беренче урынбасары һәм Дәүләт Думасы вице-спикеры Даванков.
Ял көннәренең гомуми саны элеккечә калачак: Яңа ел каникулларын кыскарту хисабына май бәйрәмнәрен озайтырга тәкъдим ителә. Партия тәкъдиме буенча, алар 1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, тагын бер ял көне 7 гыйнварда сакланачак. "Яңа кешеләр" («Новые люди») партиясе гыйнварда россиялеләр беркая да бара алмый дип аңлата. 
— Кышын салатлар ашап өйдә утыруга караганда, өстәмә ял көннәрендә язгы урманга һава суларга чыгу күпкә яхшырак, — дип саный Даванков.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/may-byrmnre-ozaytylachakmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X