erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Пар балдаклар»да еллар белән сыналган мәхәббәт

Сайтыбызда узучы чираттагы бәйге парлы гашыйклар өчен. Бүгенге көнгә 15 пар бәйгедә катнашу өчен үз фотоларын җибәрде. Алар арасында иң өлкән пар - Арчада гомер итүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе. Гомер итә башлауларына быел 47 ел була. Факия Шәрәфетдинованың истәлекле көннәрен сагынып язган хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Танышуыбыздан башлыйм әле. Беребез Арча районы Иске Төрнәле авылында,  беребез Тукай -Кырлай ( мин туганда һәм тормышка чыкканда  нәкь тз шулай йөртелә иде!) авылында тусак та, Пошалым авылларын үтеп турыдан гына барганда "кул сузымы" нда гына булсак та, бер беребез белән без Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә таныштык.
Аңа кадәр мин әле Иске Төрнәле дигән авыл барлыгын ишетеп тә белми идем хаттә.
Булачак ирем бу шәһәрдә Гидромелиорация институтында сессиядә, ә мин белемемне күтәрергә 1 еллык курска укырга килгән идем.
Менә шушы бик матур шәһәрдә табыштык без.
Аннан инде туй көнен билгеләп,  хәзерлек эшләренә керештек.
Никахыбыз минем туган көнемдә - 2 нче августта булды - булачак ирем миңа "алтын суы йөгертелгән" кул сәгате бүләк итеп алып килгән иде. Ул сәгать бүгенге көндә дә саклана,  ә туебыз 6 нчы һәм 7 нче август көннәрендә булды.
Ул вакытта җиңел машиналар әле бик сирәк, "хәлле"рәк кешеләрдә генә иде. Арчада яшәүче бер туганыбыз үзенең ак төстәге яңа Жигули машинасын бизәп, ирем эш урыныннан автобус сорап алып, мине алырга Кырлайга килделәр.
Алдагы көннәрне 2-3 көн "орып-орып " яңгыр яуды..
Ә безнең урамга хаттә таш та түшәлмәгән...
Мин машина белән өйгә кадәр килә алырлармы дип бик нык борчылдым. ( һәм инде әтием-әнием дә).
Ә иртәгесен, туй буласы көнне, ялт итеп кояш чыкты һәм бизәлгән җиңел машина да,  автобус та  әйбәт кенә капка төбебезгә килеп туктадылар.
Кыз озатканда  безнең заманда сый-нигъмәтле затлы өстәл әзерләүләр юк иде әле.
Әтием-әнием һәм үзем хәзинәдә бары белән өстәл әзерләдек. Бик тәмле казан кабартмалары пешердек, гади генә чәй табыны.
Яшьләр бик күп килгән иде егет ягыннан. Өйнең буеннан буена тезелгән өстәл артында тәмләп чәйләр эчеп алганнан соң, ишек алдыбызда биеп алдык. Шуны да әйтеп үтим, баянчыбыз да,  гармунчыбыз да кияү егете, минем булачак ирем булды. Ә мин тыйнак кына йөрисе кәләш, хәзерге "тамада" ролендә оештыру эшләре белән мәшгуль булдым(😅).
Бирнә дигән әйберләремне кияү егетенең дуслары "сатып" алдылар. Төпчек энекәшем һәм минем шаһит иптәш кызым сатулашмый гына берсен дә бирмәде!
Булачак ирем "Кияү чиреге" сорарлар дип бер портфель ( портфель бик роскошь саналган вакыт әле бу!) тутырып яхшы коньяк, шампан шәрәбе, берничә "ак башлы" кыйммәтле аракы алып китсә дә, авылны чыгып беткәнче ник берәресе чыгып, "кияү чиреге " тотсын... Мине бушка биреп җибәрдегез, дип, әле авылдашларыма үпкәләп тә йөрдем .


ЗАГС бүлеге ул чагында Авыл хуҗалыгы идарәсенең 2 нче катында иде. Безнең никахны Мәрьям апа Галиевна( фамилиясын хәтерли алмадым) теркәде. Балдаклар алышкач,  кулга "Язылышу турында таныклык" тапшырылгач, шампан шәрәбе аттырып, безне котладылар һәм Райком каршындагы Бөек Ватан сугышы герое Н.Ежков ка куелган һәйкәл янында истәлеккә гомуми фотога төштек.
"РАЙКОМ КПСС Арского района "дип язылган ишекнең баскычына басып  , безне фотограф ( ул вакытлар өчен бик үз эшенең остасы булган фотограф Ринат абый икебезне генә аерым фотога төшерде.
Ул "чёрно-белый" фотолар әле дә булса саклана!


Ә , әйтергә онытып торам икән әле, без өйләнешкәндә кәләш белән кияү бакчада үскән чәчәкләр бүләк итешәләр иде. Гладиолус чәчәкләре иң затлы букет булып санала иде. Миңа дә булачак ирем шул чәчәкләрне бүләк итте!
Һәм тагын бер нәрсәне язып үтим. Фатаның ул чорда нәкь минеке кебек "венок"лысы бик модада һәм затлы санала иде,туй күлмәгем Германияныкы һәм лакировкалы , алдында брошкалы биек үкчәле туфлием Чехославакияныкы иде. Аларны үзем Новочеркасск шәһәрендәге "Ермак" ка куелган һәйкәл янындагы Универсам кибетеннән сатып алып кайткан идем. Әле дә хәтеремдә, ул күлмәкне киеп карар өчен генә дә акча түләткәннәр иде.😅

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ЗАГСтан соң, Иске Төрнәле авылына булачак каенанам Шәмсенур һәм каенатам Гәбделфәрт ләргә кайттык. Бик күп авыл халкы капка төбенә җыелган иде каршы алырга.
"Әти- әни " дип алар кулыннан ипи-тоз һәм бал-май капканнан соң,  ак мендәргә икебез бергә басып өйгә атладык. Ул чагында әле "килен бүләкләре" тапшырылмый иде шунда ук, туй үткәннән соң гына бирнә сандыгы ачыла иде.
Туйлар ике көн гөрләде !
Көннәр шундый матур торды, ә туй табыны искиткеч мулдан әзерләнгән иде. Чөнки иремнең туганнары Ташкент шәһәрендә яшәгәнлектән, бөтен җиләк җимешләр, яшелчәләр, карбыз - кавыннар Үзбәкстаннан гына алып кайтылган иде !
ике яктан да туганнар бик күп җыелган иде . Чөнки минем туганнарым күп, без ишле гаиләдән. Гаиләдә 9 бала үстек, ике энекәшемнән кала барысы да гаиләле, парлы кунаклар иде.
(Иремнең тагын 4 баҗае гына бар бит! )
Беренче көнне "яшьләр туе" гөрләсә, икенче көнне "картлар туе" барды.
Менә шулай башланып китте безнең "Пар балдаклы" тормышыбыз!
Менә, Аллаһка Шөкер, быел 6 нчы августта, исән-сау булып гаилә коруыбызга да 47 ел булачак!
Аллаһытагәләбез тазалык-саулыктан, тигезлектән аермасын!

2021 нче елның 8 июлендә Район хакимияте башлыгы чакыруы буенча
 "МӘХӘББӘТ, ГАИЛӘ, БӘХЕТ" дигән бик мәртәбәле кичәдә катнаштык.
Рәхмәт, безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен!
Тормышымнан канәгать булып яшим, Аллаһыма бик олы рәхмәтле!🙏🙏

Факия Шәрәфетдинова, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев