erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пар балдаклы җиңүчеләрне котлыйбыз

14 февраль, гашыйклар көне уңаеннан уздырылган «Пар балдаклар» бәйгесенең тавыш бирү этабы тәмамланды.

18 гынвардан башланып киткән сайтыбызда барган бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте. Биредә барлыгы 43 пар катнашты. Арча районныннан тыш, Биектау, Казан шәһәрләреннән һәм Мамадыш районыннан да катнашучылар булды. Һәр катнашкан парга рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның барысы да җиңүгә лаек. Һәркайсынан мәхәббәт бөркелеп тора. 

Тик бәйге шартлары буенча, тавыш бирү юлы белән билгеләнгән өч парны җиңүче дип игълан итәбез. Шулай итеп, 1362 тавыш җыючы Алия һәм Раил Миннебаевлар - беренче урында. Илүзә һәм Наил Мөхәммәдиевлар 1090 тавыш белән икенче урынны яулады. Ландыш һәм Рәсим Әүһәдиевлар 828 тавыш белән өчлекне тәмамлыйлар. Җиңүчеләр барысы да Арчадан. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аларны котлау тантанасы 14 февраль, бәйрәм көнне уздырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X