erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия фондында гражданнарны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәләр

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

      

     “Пенсия фондына барганчы, 8(843)279-27-27 телефон номеры буенча Пенсия фонды Бүлекчәсенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(843)279-27-27 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

      Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына,  гражданнарның    www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның  мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.

     Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X