erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Почта бүлекчәләре арасында үткәрелгән бәйгедә Яңасала почта бүлекчәсе беренче урынга лаек булды

Бездә кунакта Яңасала почта бүлекчәсе җитәкчесе Фидалия Мөхәммәдиева.

Һәр ярты ел саен редакция район газетасына яздыру буенча почта бүлекчәләре арасында бәйге игълан итә. 2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына яздыру буенча бәйгедә Яңасала почта бүлекчәсе беренче урынны яулады. Беренче яртыеллыкка яздыру буенча ул икенче урында булган.
– Үзебезгә бирелгән планны үтәп барабыз. 2024 елның беренче яртыеллыгына яздыру буенча да эшне башлап җибәрдек. Алай гына да түгел, быелгы күрсәткечне узып та китәрбез кебек әле. Чөнки читтән күчеп кайткан кешеләр дә языла, – диде Фидалия. – Яңасала, Каенсар авылларында күп укыйлар, газета-журналларны күп алдыралар. Район газетасыннан тыш “ТАТМЕДИА” чыгарган башка газета-журналларга да күп язылалар. Шундый халык миндә, күп укый.

Фидалия Арча кызы. Әти-әнисе вафатлар инде. Апасы гаиләсе белән төп йортта яши. Арчаның өченче мәктәбендә белем алган. Аннан ветеринария университетында укыган. 
– Әмма практика вакытында ул һөнәрнең минем өчен түгеллеген аңладым. Чөнки мин кешеләр белән эшләргә, аралашырга бик яратам. Сатучы да, администратор да булдым, киоскта газета-журналлар да саттым. 19 яшьтән эштә инде мин. Дүртенче ел инде яңадан почтада. Бу юлы мине Яңасала почта бүлекчәсенә җитәкче итеп куйдылар. Авылларда почта бүлекчәләре атнага өч көн генә эшли. Мин дә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга Яңасалада, калган көннәрне Арча почта бүлегендә оператор. Түләүләр ягында кассада утырам. Яңасала, Каенсар халкына хезмәт күрсәтәбез. Яңасалада хат ташучы Нурия Каширова. Бик әйбәт, тырыш кеше. Килешеп эшлибез. Җиңүебез дә уртак тырышлыгыбыз. Ә Каенсарда хат ташучы юк, үзем газета-журнал таратам, пенсия, субсидия өләшәм. Моннан тыш көнкүреш товарлары да сатабыз, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә алабыз. Ике авыл халкы да бик яхшы, бердәм. “Эшләп кенә тора күр”, – диләр. Алар шулай әйтеп торгач, күңелләр дә күтәрелеп китә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Каенсар белән Яңасала арасы хәйран бар бит. Җәяү йөрисезме?
– Әйе, үзем барам. Кайвакыт машина очрый. Ияләндем инде мин авырлыкка. Арчадан да үз юлым белән барам бит. Атнага өч көн. Айванга кадәр автобуста, аннан машина очраса, аңа утырам. Иртән сигездә чыгып китәм, кичке алтыга кадәр. Аннан тагын юлга чыгам, – диде Фидалия.
– Алда кыш. Салкыннар башлана. Куркытмыймы?
– Анысы да куркытмый. Кышына да, көзе белән язына да ияләштем. Рәхәт миңа, ошый. Мин бит сөйләшергә, аралашырга яратам. Аеруча өлкәннәр белән. Аларның зарларын тыңлыйм, шатлыклары белән уртаклашам, үземнекен сөйлим. Урамда очраганы белән күрешеп, хәлен беләм. Аларның да күңелләре була, минем дә. Автобуста йөрергә дә яратам. Төрле халык бар. Зарланалар, шатланалар, кайгы-шатлыклары турында сөйлиләр. Тыңлап торыр кешеләре булу аларга да уңай. Бөтен кеше дә тыңлый белми бит.
Чыннан да, рәхәт кеше булып чыкты Фидалия. Ул сөйли, ә без елмаеп аны тыңлап торабыз. Елмаймый мөмкин дә түгел, чөнки аның йөзе тагын да ачылып китә, күзләре яна. Үзенә тартып тора торган кешеләр була бит, Фидалия нәкъ менә шундый. Һәм характерына туры килә торган хезмәт тә тапкан. Уңышлар телибез сезгә, Фидалия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев