erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

“Арча хәбәрләре” (“Арский вестник“) район газетасының икенче яртыеллыгына язылу тәмамланып, икенче ай дусларыбыз яңадан безнең белән

“Хәзер газета укымыйлар”, – дисәләр дә, алай ук түгел, алар бар һәм күп әле. 
Бу безнең өчен генә түгел, сезнең өчен дә уңай. Компьютер, телефонга гына багланып утырмыйча, мөһим яңалыкларны беренче чыганактан тәмен белеп укыйсыз.

Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда вакытлы матбугатка язылу авыррак бара. Бу бездә генә түгел, гомумән шулай. Сәбәпләрен аңлыйбыз, без дә сезнең арада яшибез. Бәяләр көннән-көн арта, кул һаман да шул кесә телефонына үрелә... Әмма кулыңа газета алып укуга ни җитә! 

Бәяләр арта, дибез. Бер караганда, нәрсәнеке артмый? Кибеткә керсәң, шаккатып чыгасың, көн дә диярлек үзгәрә бәяләр. Газетаны алты ай буе рәхәтләнеп укыйсың. Гомер буе, “теш чыкканнан бирле” район газетасын алдыручылар бар. Аны укуның тәмен алар яхшы белә.

“Арча хәбәрләре” район газетасына яздыруда без почта хезмәткәрләре белән аңлашып эшләдек. Моның өчен почта бүлекчәләре җитәкчеләренә, район почта бүлегенең вакытлы матбугатка яздыру бүлекчәсе җитәкчесе Фаил Абдуллинга,  аеруча хат ташучыларга зур рәхмәт. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хат ташучыларның хезмәтләре җиңел түгел. Үзе эшләп карамаган кеше аны күз алдына да китерә алмый. Өй саен газета-журнал өләшеп йөрүче, дип кенә уйлый. Ә аларның вазыйфалары бик күп. Безнең өчен иң мөһиме –  газета-журналларга яздыру һәм тарату. Хат ташучыларыбыз тырыша, күбесе планнарын үти.
Һәрвакыттагыча, бу яртыеллыкта да хат ташучылар арасында бәйге игълан иткән идек. Район газетасына яздыру буенча күрсәткечләрне узган елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсеннән төшермәскә һәм хуҗалыклар санына карата югарырак нәтиҗәгә ирешергә кирәк иде. 

– Сездән башка безнең эшне күз алдына да китереп булмый. Почта хезмәткәрләре үз эшләрен тиешенчә башкармаса, язылучылар булмаса, нинди генә алтын газета чыгарсак та, аның мәгънәсе юк. Бергә эшләгәндә генә хезмәтебезнең нәтиҗәсе булачак. Сезнең дә, безнең дә, – дигән иде бер җыелышта район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин почта бүлекчәләре җитәкчеләренә, хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул хат ташучыларга рәхмәт әйтеп, бәйге нәтиҗәләрен игълан итте, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасы яздыру буенча бәйге шартларын үтәп, беренче урынны Үрнәк почта бүлекчәсе (җитәкчесе Лилия Фәсхетдинова) яулаган иде. Бу юлы да әлеге почта бүлекчәсе бәйге шартларын төгәл үтәп, яңадан беренче урынга чыкты. Икенче, өченче урыннар бирелмәде. Казанбаш почта бүлекчәсенә (Алсу Хәбибуллина) кызыксындыру бүләге тапшырылды.

– Минем Үрнәк почта бүлекчәсендә эшли башлавыма ун ел. Арча кызы үзем. Үрнәккә кияүгә чыктым. Һәм почта бүлекчәсенә урнаштым, – диде Лилия Фәсхетдинова. – Сигез хат ташучым бар. Кайберләре берничә авылга тарата. Шулар белән бергә эшлибез. Күбесе пенсия яшендә. Иң яшебезгә, ул оператор, 36 яшь. Газета-журнлларга яздыру бик җиңел хезмәт түгел, әлбәттә. Кызыксындырабыз инде. Бер алганы ел да алдыра. Бик теләп язылганнар, яратып укыганнар бар. Үзләре белгән, күргән кешеләр турында бик яратып укыйлар. Күптән түгел Фирая апа турында мәкалә чыкты. Аны нишләргә белми укыдылар. Дөресен әйткәндә, газетага яздыру алай бик авыр түгел, товар сату, иминиятләү кебекләре дә бар әле, алары белән бик кыен.

Үрнәк хат ташучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Авыр, әмма игелекле эшләрендә уңышлар телибез. 

Аеруча зур хезмәт куйган хат ташучыларга аерым бүләкләр бирәбез. Бу почта бүлекчәләре булмаган авылларга кагыла. Икенче яртыеллыкка “Арча хәбәрләре”нә (“Арский вестник”) яздыру буенча Өчиле, Иске Йорт авылларына хезмәт күрсәтүче хат ташучы Сөмбелә Солтанова беренче булды. Икенче урында Наласа почта бүлекчәсе (Диләрә Хәсәнова). Югары Бирәзә, Күкчә Бирәзә халкына почта хезмәте күрсәтүче Зөлфия Минһаҗиева кызыксындыру бүләгенә ия булды. Быел Арча шәһәрендә газета-журналлар таратучыларны да билгеләп үтәргә булдык. Алар арасыннан Ләйсән Мозаффарова, Гөлнур Шәрәфиева, Алсу Талипова, Эльвира Сибгатуллина, Гөлшат Габдрахманова, Гүзәлия Шәрифуллина, Лилия Шиһабиевага кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев