erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полиция хезмәткәренең үлемендә хатынын гаепләүчеләр бар

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсендә эшләгән 29 яшьлек ирне үтерүдә рәсми рәвештә аның хатынының туганы гаепләнә.

Хатын сүзләренә караганда, ул ире һәм ике баласы белән бергә кунактан кайтып килгән, өстәвенә, ире исерек булган һәм юл буена йоклап кайткан.

«Кайтып туктагач, ул уянды, үз-үзен белештерми торган хәлдә иде. Алты елга якын бергә яшәдек, беренче тапкыр миңа кул күтәрде, машинада балалар алдында кыйнады. Мин моны алкоголь белән генә аңлата алам. Миңа өйгә балаларны, сумкаларны, исерек ирне алып керергә кирәк иде, шуңа да абыйга шалтыраттым.

Машина янына килгәч, ул иремнең минем эчкә сугуын күреп калды, машина ишеген ачты да аның башын сукты. Ул аңын югалткан кебек булды. Абый аңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Мин "Ашыгыч ярдәм" чакырттым. Ул озак килде һәм иремнең үлемен теркәде.

Ирем белән абыемның мөнәсәбәтләре гел яхшы булды. Әмма ул, аның мине кыйнавын күреп, кызып китте һәм аңа бер тапкыр сукты.

Хәзер мин нишләргә дә белмим... Барлык эшләр белән әти-әнием шөгыльләнә. Хәзер миңа балаларны психологка күрсәтергә, ирсез тормышка күнегергә кирәк. Балалар кечкенә, туганымның да баласы бәләкәй әле...

Ирем турында бер начар сүз әйтә алмыйм. Ул искиткеч кеше иде, игелекле һәм яхшы әти, әнисенә - кайгыртучан ул. Хәзер аның әнисе белән без бары тик хәбәрләр аша гына аралашабыз, алар мине бу ситуациядә гаепле дип саныйлар."

Әмма хатын үзен гаепле дип санамый. Ул шаһитлар булуга сылтана. Шулай да аның тәнендә күгәргән, сынган урын табылмаган.

Фото: https://gorobzor.ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Politsiya-hezm-tk-rene--lemend-hatinin-gaepl-chel-r-bar-312737/

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X