erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Президент сайлаулар ничек үтәчәк?

15-17 март көнне Россия Президентын сайлаулар була. Бергә – без көч. Россия өчен тавыш бирик

Президент сайлаулар ничек үтәчәк? Бу хакта аңлатма бирү өчен без территориаль сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.
– Булат Илдарович, безнең районда ничә сайлау участогы бар? Сайлаулар нинди тәртиптә үтәчәк?
– Районда 62 сайлау участогы бар. Аларда 390 комиссия әгъзасы эшләячәк. Территориаль комиссия үзе сигез кешедән тора. Президент сайлаулар өч көн – 15, 16, 17 мартта үтәчәк. Элек сайлаулар бер көн генә була иде. 2020 елдан менә шулай оештырыла башлады. Сайлау учас-токлары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. 
– Беркөн өйгә килеп брошюра калдырып, сайлаулар тәртибен аңлатып киттеләр. Бу шулай тиешме?
– Быел шундый яңалык кертелде. Элек тә бар иде ул. Агитаторлар, гадәттә, укытучылар йөрде. Быел комиссия әгъзалары 17 февральдән өйдән-өйгә йөреп халык белән очраша. Бу 7 мартка кадәр дәвам итә. Һәрберсенә махсус кием бирелде.
– Агитацияме инде ул?
– Юк, агитация турында сүз дә бармый. Кешеләр белән очрашып сөйләшү бу. 7 мартка кадәр алар һәр йортта, фатирда булып чыгарга тиеш.  Килә алалармы, өйдә ничә кеше яши. Кызыксынганнарга кандидатлар турында әйтеп китә алалар. Сорасалар, кемнәр икәнен аңлаталар. Өйгә кермичә, урамда гына барырга тиеш бу сөйләшү. Сайлау участогына килә алмаучылар булырга мөмкин. Өйләренә барып сайлату өчен алар бу хакта әйтергә тиеш. Моннан тыш аңлатмалар белән күп баннерлар, плакатлар да эшләнде.
– Сайлау вакытында кеше командировкага китәргә мөмкин. Ул очракта нишләргә?
– Сайлау участогын алыштырырга була. 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр күпфункцияле үзәк, дәүләт хезмәте аша, шулай ук территориаль сайлау участогына мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. 6 марттан кеше үзенең сайлау учас-тогына (бу көнне сайлау участоклар эшләрен башлап җибәрә) килеп үзгәртә ала. Әмма моның өчен кайсы шәһәргә, кайсы участокка (адресын әйтеп) билгеләүне сорап гариза язарга кирәк. Аннан сайлау комиссияләре булмаган, ерак урнашкан авыллар бар бит әле. Аларда яшәүче кешеләрне бер вакытын, урынын билгеләп, 15-16 март көннәрендә шунда барып сайлаталар.
– Электрон тавыш бирү юкмы?
– Кайбер төбәкләрдә бар ул. Әмма Татарстанда юк. Килә алмаганнарның өйләренә баралар.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X