erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Профсоюз җитәкчесенә рәхмәт

Казанбаштан Гөлара Шәрәпова яза.

Мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар бергәләп концерт карадылар. 9 октябрь көнне Арча мәдәният йортында популяр җырчы, халкыбызның моңлы сандугачы Ришат Фазлыйәхмәтовның концерт тамашасы көчле алкышлар астында үтте. Марий Эл республикасында туып, үзе әйтмешли "урман һавасы сулап үскән егет"нең сулышы дәрьядай киң, моңы күлдәй тирән. "Иртә беләнгә кадәр сузып тора алам", дип шаяртуында бер тамчы да арттыру юк икәнлегенә инандырды егет. Танылган җырлары: "Ак шомырт та, ак сирень", "Әле ярый, син очрадың", "Сикертмә каш", "Син кирәк" белән беррәттән күп кенә яңа җырлар да алып килгән Ришат. Сәхнә бизәлеше дә күңелгә бик ятышлы. Һәр җырны экранда клип яктыртып бара. Туган авыл, балачак, әниләр турында; яшьлек, мәхәббәт темасына да җырлар бар аның репертуарында. Яшьләр дә, олылар да кәнәгать калырлык. 
Коллектив та бик көчле. Юмор остасы Фәрит Галиев сүз эзләп кесәгә керми, юктан да кызык табып күңелләрне тәмам күтәрде, концерттан чыккач йөздәге елмаю, яхшы кәеф өйгә кадәр озата кайтты. Музыкантлар да яшь булуга карамастан бик талантлы егетләр. Биюче кызлар Ришатның һәр җырына дәрт өстәп матур биюләре белән таң калдырды. 
Кыскасы искиткеч зәвыкълы, затлы, рәхәт концерт булды. Ахырдан тамашачы аяк үрә басып алкышлады үзләрен.
Әлеге матур чарага билет бүләк иткән өчен Арча мәгариф профсоюз оешмасына, аеруча аның җитәкчесе Вакыйф Вагизовичта зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре