erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәдис Гарифуллин: «Сигез айда 13 юл-транспорт һәлакәте булды»

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин хәбәр итүенчә, Сигез айда 13 юл-транспорт һәлакәте булды. Шуларда бер кеше үлде, 19 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе һаман да шул тизлекне арттыру, тиеш булмаган урында каршы як полосага узарга чыгу.

21 июнь көнне көндезге икенче яртылар тирәсендә Арчаның Күпер урамында “Киа-Спортеж” һәм “Киа Рио” машиналары бәрелешә.

Рәдис Гарифуллин. “Киа-Спортеж” йөртүчесе тизлекне арттыра, идарәне югалтып, каршы як полосага чыга. Һәм анда “Киа Рио” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Киа Рио” машинасын йөртүче тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла.


15 июль көнне иртәнге якта Урта Курса белән Курса Почмак арасындагы юлда Сеҗе ягыннан кайтучы “Рено-Логан” машинасы юл кырыена төшеп әйләнә.

Рәдис Гарифуллин. Бу юлы да юл һәлакәтенең сәбәбе – зур тизлек. Кызу тизлек белән килгән машина идарәне югалта һәм юл кырыена ава. Йөртүчесе һәм пассажиры төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала, хастаханәгә озатыла.


 Алтынчы августта төнге 12 туларга ун минутта Ашытбаш борылышы тирәсендә “ВАЗ-2114” машинасы юл кырыена төшеп әйләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәдис Гарифуллин. Арча ягыннан килүче машина була ул. Бик кызу тизлек белән бара, идарәне югалта һәм кырыйга төшә. Нәтиҗәсе аяныч – пассажиры хастаханәгә озатыла.


24 августта кичке якта Бирәзәбаш авылы турысында “Хундай Солярис” машинасы һәлакәткә очрады. Анда 2013 елгы бер бала зыян күрде.

Рәдис Гарифуллин. Сәбәбе – тизлекне арттыру. Яңгырлы көн була бу. “Хундай Солярис” машинасы һава торышын исәпкә алмый, тизлекне арттыра. Җыелып торган сулы урынга эләгә, идарәне югалта, машина 180 градуска борылып, арты белән каршы як полосага килеп баса. Аңа үз юл уңаеннан килгән “Опель Мокко” машинасы килеп бәрелә. Нәтиҗәдә,  “Хундай Солярис”тагы артта утырган пассажир һәлак була, бала тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев