erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәфкать Шәйдуллин: «Буш вакытларда газета-журналлар укыйм»

Тырыш халык яши Иске Кырлайда. Нурисә һәм Рәфкать Шәйдуллиннарны гына алыйк.

Туксан баш каз үстергәннәр. Узган ел 75 кенә иде, диләр. Болай барса, киләсе елга йөзне дә узулары бар.

– Суеп, сатып та бетердек инде. Каз маеннан гына да тугыз мең сум акча эшләдек, – диде Нурисә апа.
Бер каз гына булса ярый да, аның өстенә әле сыеры, дүрт баш үгезе, бозавы, 39 тавыгы бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Өч ана, бер ата каз калдырдык, – диде Рәфкать абый. – Махсус инкубатор алдым. Үзебезнең казлар йомыркаларыннан илле баш каз бәбкәсе чыгардым. Эше күп инде, ике ай саклыйсың, аннан су буена төшерәсең, анда да күз-колак булырга кирәк. Тырышмыйча булмый. Аннан үзенә күрә бер физзарядка да инде ул. Сәламәтлеккә дә, кесәгә дә файда. 
Рәфкать абый сигезенче сыйныфтан соң Үрнәктә электрик булырга укыган. Тик һөнәре буенча эшләмәгән. Башта көтү көткән, армиядән соң Казахстан якларына киткән, трактор иярләгән, кайткач колхоз рәисен йөрткән, ферма мөдире, аннан лаеклы ялга чыкканчы амбарда склад мөдире булган. 1977 елда Наратлы авылы кызы Нурисәгә өйләнгән. Илле елга якын инде тату гомер итәләр. Ике кыз үстергәннәр. Икесенә дә югары белем биргәннәр. Берсе Арчада, икенчесе авылда. 

– Мин әле дә эшлим. Җәен басуда калган техникага каравыл торам, – ди Рәфкать абый. – Буш вакытларда газета-журналлар укыйм. Район газетасы аша бөтен район яңалыгын белеп барасың.
– Рәфкать абый авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе ул, – диде хат ташучы аны район газетасына яздырганда. – Киңәш-табышка да рәхәт. Бар нәрсәдән хәбәрдар да. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев