erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы алдынгы комбайнчыларга рәхмәт һәм премияләр тапшырды
Арча яңалыклары

Район башлыгы алдынгы комбайнчыларга рәхмәт һәм премияләр тапшырды

Әлеге хуҗалыклар басуларында комбайннар көйле эшли.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүген "Кырлай","Ашытбаш", "Ташкичү", "Заря", "Кызыл Яр" хуҗалыкларының алдынгы комбайнчылары Рәдис Җәләлиевка, Рөстәм Галимуллинга, Рамил Гомәровка,Ришат Гариповка, Илнур Галәветдиновка, Нәфис Хуҗиевка, Илдар Кавиевка, Марат Корбангалиевка, Идрис Касыймовка, Азат Хәкимовка хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп акчалата премияләр тапшырды.

Әлеге хуҗалыклар басуларында комбайннар көйле эшли. Салам җыялар, җир эшкәртәләр. "Ашытбаш"та көзге рапс чәчәләр. "Ашытбаш", "Заря" хуҗалыкларында басулар аеруча чиста, "Заря"ның көзге бодай басуларына карап күзләр ял итә. Ындыр табакларында тәртип.


Нет комментариев