erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриев: «Без бергә булганда көчлебез»

Район башлыгы Илшат Нуриев әле яңа гына махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янында булып кайтты

Бу аның өченче тапкыр баруы.
– Илшат Габделфәртович, бу юлы кайсы якларда булдыгыз?
– Старобельск, Северодонецк тирәләрендә булдык. Мин үзем махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән ялга кайтканда очрашып, хәлләрен сорашып торам. Әмма якташлар янына барып очрашып кайту бөтенләй икенче нәрсә. Алар үзләре дә шулай ди. Бер очрашу үзе бер гомер, диләр бит.
Безнең район халкы, оешмалар, предприятиеләр гуманитар ярдәм күрсәтүдә бик актив катнаша. 2022 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр исемле посылкалар белән 75,7 милллон сумлык гуманитар йөк, шул исәптән 297 тонна азык-төлек озаттык. 6 автомобиль, күчмә мунча, җыелма мобиль мунчалар һәм башка бик күп төрле кирәк-ярак җибәрдек. Шулай ук район халкы әзерләгән маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, коры аш, витаминлы чәйләр җибәрелде. Лисичанск шәһәренә 2,7 миллион сумлык 71,3 тонна, Донецк Халык  Республикасына 1,9 миллион сумлык 11,3 тонна гуманитар йөк озатылды. 
Безне Татарстан Рес-публикасы Премьер министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин каршы алды. Үзебез белән 645 мең сумлык әйберләр алып килдек. Аларның күбесе махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз соравы буенча әзерләнде. Волонтерларга, оешма, предприятиеләргә, өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт. Без алып килгән әйберләрне тиешле урыннарга тапшырдык. Госпитальдә булдык, медикаментларны шунда калдырдык. 
Без очрашкан якташларыбыз арасында өлешчә мобилизация буенча алынганнары да, контракт төзеп килгәннәре дә бар. Иң мөһиме, аларның күңелләре күтәренке, алга куелган бурычларны яхшы аңлыйлар. Үзләре турында кайгырткан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерүне сорадылар.
Без менә шулай бергә булганда көчлебез, киләчәктә дә шулай булырбыз, дип ышанам. Иң зур теләк – егетләребезгә ил алдындагы бурычларын үтәп җиңеп исән-сау кайтырга язсын.     
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев