erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Район башлыгы терлекчеләр янында

Район башлыгы терлекчеләр янында

Район  башлыгы Илшат Нуриев 6 гыйнварда “Ташкичү” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә булды. Ул терлекчеләр, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты, фермаларда кышлатуның барышы белән танышты.

“Кырлай” ширкәтендә сөтчелек комплексының икенче чиратын төзү дәвам итә, аны быел беренче яртыеллыкта тапшырырга исәплиләр. Терлекләрнең баш саны арта, декабрьдә 532 тана кайтты.

Район башлыгы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда уңышлар теләде.


Нет комментариев