Район башлыгының Чыршы бәйрәменә МХО зонасында булучыларның балалары чакырылды
26 декабрь көнне район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Бу көнне биредә махсус хәрби операциядә булучы ир-егетләребезнең балаларына да бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә әтиләре МХОда булучы 129 бала һәм әтиләре Арча районыннан булып, балалары башка районда яшәүчеләр чакырылган иде.
Улын бер ел элек хәрби операция зонасына озатучы Иске Му авылыннан Кәдрия Сафина оныкларын алып килгән. “Киленем Айгөл һәм ике оныгым белән килдек. Әтиләре киткәндә кечкенә оныгым сөйләшә дә белми иде әле, ел ярымда әнә ничек үсеп беттеләр”, - дип, җитәкләшеп чыршы тирәли әйләнеп йөрүче ике сабыйга күрсәте. Район башлыгы Илшат Нуриевка, волонтер кызларга һәм ярдәм кулы сузган һәркемгә бик рәхмәтле булуын җиткерде Кәдрия ханым.
Сүзләренә өстәп безнең газетага да зур рәхмәтләрен җиткереп, ел да алдыруын һәм бик яратып укуын әйтте.
Район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелган балаларга “Югалган хатлар эзеннән” исемле тәрбияви спектакль күрсәттеләр. Әкият геройлары яхшылыкны күрә белергә, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтте һәм дус яшәргә өндәде. Сихри бәйрәмгә килгән һәр балага район башлыгының бүләге тапшырылды.
Ландыш Хәкимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев