erid:2VtzquqpS7d
Район газетасына язылучылар арасында вәгъдә иткән бүләкне уйнаттык
Арча яңалыклары

Район газетасына язылучылар арасында вәгъдә иткән бүләкне уйнаттык

10 чеби Мөндешкә китә

“Арча хәбәрләре” яки “Арский вестник” газетасына язылучылар арасында вәгъдә иткән бүләкне уйнаттык.

 

30 майдан 3 июльгә кадәр район газетасына 2025 елның икенче яртыееллыгына язылучылардан квитанцияләр кабул иттек.

Алар арасында иганәчебез “Бариев Б.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим иткән 10 бройлер чебие уйнату турында газетабыз битләрендә һәм сайтта алдан хәбәр ителде. Бүләк уйнатуда барысы 110 катнашучы теркәлде.  

 

Нигезләмәдә язылганча, 7 июль көнне ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда вәгъдә иткән бүләкне уйнаттык. Лототрондагы саннар арасыннан җиңүчене Арчаның 1 мәктәп укучысы Исмаил Җиһаншин тартып чыгарды. 105нче сан бу көннең бәхетле саны иде.

 

Бүләк Мөндеш авылыннан Данил Хөсәеновка насыйп булды. Исемлектә күрсәтелгән телефон номеры буенча туры эфирда җиңүче белән элемтәгә кердек. Шалтыратуны Данил Хөсәеновның тормыш иптәше Раушания ханым алды.

 

– Квитанцияне соңгы көннәрдә генә җибәргән идек. Менә бит, насыйп буласы булгач. Без бик шат. Зур рәхмәт сезгә. Авыл хуҗалыгы белән бәйле яңалыклар, кызыклы язмышлар, хикәяләр – барын да сезнең аша беләбез. Район газетасын яздырмауны күз алдына да китермим, - диде ул.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев