erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район регбичылары кабат чемпионатта

Арчанвң 6 нчы мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтшина Инзилә хәбәр итә.

                                  Октябрьнең 6 сыннан 13 енә кадәр безгә, регби түгәрәгенә йөрүче укучыларга, Татарстан Республикасы җыелма командасы составында бөтенроссия чемпионатында  катнашырга  туры килде. Кояшлы, диңгезле Адлер шәһәрендә оештырыласы ярышка безне регби Федерациясенә караган Чистай шәһәре тренеры Дерюгина Ирина Николаевна оештырып алып барды.

   Арча районыннан без өчәү: Арча 6 нчы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Гыйльмиҗанова Ралина, Абдеева Динә һәм мин - Инзилә Мөхәммәтшина. Шәһәрдә тору чыгымнарын Татарстан Республикасы регби Федерациясе күтәрергә булышты. Тору урыныбыз “Бархатные сезоны” кунакханәсендә булды. Сириус футбол мәйданчыгында тренировкаларда катнаштык. Ике көн дәвамында көч сынаштык без. Чемпионатта катнашу өчен, әлбәттә, күп көч кирәк булды. Рухи, физик яктан әлеге ярышка әзерләгән тренерларыбыз безгә зур ышаныч белдерделәр. Уенда 63 команда катнашты. 23е кызлар комадасы. Призлы урын ала алмасак та, иң мөһиме шундый зур ярышта Татарстан командасы составында катнашуыбыз, тәҗрибә туплавыбыз булды.

    Уен вакытындагы кайгырулар, дулкынланулар, эч пошулар инде артта калды. Сүземне дәвам итеп, бу шәһәрдә безгә тудырылган мөмкинлекләр турында аерым сөйлисем килә. Биредә тору вакытында күпме көч сарыф ителсә, шуның кадәр энергия тупланды да.  “Балалар тавышы” проектында җиңүче Олеся Казаченко белән очрашу әйтеп бетергесез хисләр бирде. Аны күрү бәхетенә чемпионат ачылышында һәм ябылу тантанасында ия булдык.

        Байзат Хамидова - Европада 6 тапкыр чемпион исеменә лаек булган шәхес, беренче тапкыр регби буенча оештырылган Олимпия уеннарында җиңүче, спортсмен, Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры. Бер катта торып, аның белән аралашу миндә чиксез горурлану хисләре тудырды. Спортка булган мәхәббәтем үсте генә. Аралашу өчен менә дигән мөмкинлекләр туды безгә. Бүгенге көнгә кадәр без аның белән интернет аркылы язышып торабыз.

         Спортка булган мәхәббәт, мөгаен, гаиләмнән киләдер. Әтием Фәнис Мөхәммәтшин бүгенге көндә “Арча” спорт мәктәбендә тренер булып эшли, абыем Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия бүлегендә укый, әнием безнең уңышларыбызга сөенеп бетә алмый. Үзе дә, мәктәптә укыган елларын искә алып, спорт түгәрәкләренә йөрүе, андагы яуланган урыннары турында сөйли. Киләчәгемне мин дә спортта күрәм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Җылы якның һавасы, кояшы, диңгезе турында күп тапкырлар сөйләсәк тә, туган як барыбер якын булып кала. Әлеге ярышта катнашу мөмкинлекләрен тудырган гаиләмә, тренерым Һидиятуллин Фәнил Фәнисовичка, район администрациясенә, спорт мәктәбе җитәкчелегенә, үзем укыган Арча 6 нчы мәктәбе дирекциясенә, Татарстан Республикасы регби Федерациясенә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Республикада, районыбызда спортка булган караш югары.  Спорт белән шөгыльләнүче балалар, яшьләр дә бик күп. Боз сарае, бассейн, спорт мөйданчыклары, залларның булуы да бик әйбәт.

  Буш вакытымны файдалы да, нәтиҗәле дә оештыра алуыма сөенәм генә.  Яшьтәшләремә бары тик яхшы теләкләремне әйтергә телим. Үз мөмкинлекләреңне бәяли белергә, курыкмыйча  кулланырга кирәк. Шулай булганда,  мавыгуың зур хыялларыңа ирешергә ярдәм итәр.

                                 Арча 6 нчы мәктәбе, 7 нче сыйныф укучысы        

                                 Мөхәммәтшина Инзилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре