erid:2VtzquqpS7d
Раштуа бәйрәмендә
Арча яңалыклары

Раштуа бәйрәмендә

Арча сәнгать мәктәбендә үтте ул.

Бүген Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме булды. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Эльвира Вафина катнашты һәм бәйрәм белән котлады.  Лин атакай шулай ук бәйрәм үзәгендә булды. Ул Раштуа бәйрәме турында сөйләде һәм бәйрәм белән котлады. Айван авылы мулласы Илшат Кәримуллин да килгән иде. Ул бәйрәм белән котлап, христианнар һәм мөселманнарның үзара дус, тату яшәүләре, ике диннең дә нигезендә миһербанлык, шәфкатьлелек ятуы турында сөйләде. Халыклар бер-берсен, дин, милли йолаларны ихтирам итеп яши һәм яшәргә тиеш.
Бәйрәм башта сәхнәдә барды. Җыр-биюләр белән бик матур барды ул. Аннан бәйрәм чыршы янында дәвам итте. Балалар да олылар да рәхәтләнеп биеде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев