Роспотребнадзор: коронавирус эпидемиясе язга бетәчәк
Эпидемия бетү сроклары безнең гамәлләргә бәйле.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясе язга таба яки иртәрәк бетәргә мөмкин. Бу фикерне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1» телеканалында «Куркыныч вирус» фильмы өчен биргән интервьюда әйтте.
«Бу язга таба бетәчәк, әгәр без тырышсак иртәрәк тә бетәргә мөмкин. Бу һәркемнән тора», — диде федераль хезмәт башлыгы.
Ковидка каршы кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да әйтте.
«Әгәр ел башында барлык массакүләм чаралар да бөтен таләпләрне үтәп уздырылса, яңа ел каникуллары чорында авыру очраклары артмаячак», — диде агентлык әңгәмәдәше Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-12-2020/rospotrebnadzor-koronavirus-epidemiyase-yazga-bet-ch-k-5793956
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев