Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Айдар Баһавиев һәм Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең криминалистика бүлеге өлкән тикшерүче-криминалисты юстиция полковнигы Александр Мещанов «җәмәгать иминлеген тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен» билгеләп үтелде.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев