«РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара бизнес-форумы кысаларында Арча районы икътисады өчен мөһим килешүгә кул куелды.
Документка Кытайның «Чжецзян Хуалян цифрлы технологик компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Арча районының «Кырлай» агрофирмасы вәкилләре кул куйды. Килешү кысаларында яклар бәрәңгене эшкәртү буенча уртак проектны тормышка ашыру турында килеште.
Әлеге хезмәттәшлек — халыкара мәйданчыклардагы очрашуларның конкрет проектларга һәм реаль килешүләргә әверелүенең ачык мисалы. Россия һәм чит илләр арасында икътисади элемтәләрне үстерү, җирле эшмәкәрләргә халыкара базарларга чыгуда ярдәм итү — мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу эш «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына да туры килә.
Нет комментариев